Уку каты булса да, җимеше татлы

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
Элек-электән үк мөселманнар гыйлем алуга омтылган. Республикабыздан читтә яшәүче мөселман яшьләре арасында шактый зур абруйлы Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсендә дә яңа уку елы старт алды. Тантаналы җыелыш Коръән сүрәләре укудан башланды. Мәдрәсә директоры Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов шәкертләрне яңа уку елы башлану белән тәбрик итеп, гыйлем алуның фарыз булуын ассызыклады. “Әлхәмдүлиллаһ, хәзерге вакытта белем алу өчен мөмкинлекләр бар. Без дөньяви белемне дә, дини гыйлемне дә үзләштерергә тиеш”, - диде ул шәкертләргә мөрәҗәгать итеп. Укытучыларның котлауларыннан һәм күрсәтмәләреннән соң, шәкертләр беренче шәригать дәресләренә классларга таралыштылар.

Дин гыйлемен өйрәнү бик авыр булса да, сәбәпсез дәресләрне калдырмасаң, өй эшләрен вакытында үтәп барсаң, аның бернинди дә авырлыгы юк. Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.

Чыганак: http://almat-islam.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International