Әлмәткә Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләреннән 219 кеше күчеп килгән

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
Татарстанга Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләреннән күчеп килүчеләр арта бара. Казанда, Чаллыда һәм Лениногорск районындагы вакытлыча урнаштыру пунктларында хәзер 888 кеше бар.
Федераль миграция хезмәте идарәсе мәгълүматларына караганда, Әлмәттә 1 гыйнвардан бирле мөрәҗәгать итүчеләр 305 кеше, 86сы киткән. 28 августка 219 кеше калган, шулардан 52се балалар.
Социаль ярдәм идарәсенә 133 кеше мөрәҗәгать иткән, шулардан 40ы балалар (23е мәктәпкәчә яшьтә, 15е мәктәп баласы, 2се студент).
24 кеше эш эзләп мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International