Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Пушкин-Белоглазов урамнары чатында, Белоглазов урамындагы 50нче йорт һәм 5+ кибете янында көн саен законсыз таксистлар җыелып тора, берьюлы 5-8 машина була. Алар чүп машинасына керергә дә комачаулыйлар, без машина калдырасы урынны алалар, үтәргә комачаулыйлар, балаларга да куркыныч тудыралар. Шул төшкә таксистлар туктап торуын тыя торган берәр билге куеп яки шундый “күршеләрдән” котылу өчен бүтән берәр әмәл табып булмыймы?

Җавап: Җиңел машиналар белән пассажирлар ташу өчен Әлмәттә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан (район башкарма комитеты аша) 402 рөхсәт бирелгән. Ләкин, практикадан күренгәнчә, бу эш белән шөгыльләнүчеләр чынлыкта күбрәк. Башка шәһәрләрдә дә шул ук хәл.
Закон нигезендә бу эшкә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы контрольлек итәргә тиеш. Шулай да, ялган таксистларның эшчәнлеген туктату максатында, ӘМР башкарма комитеты комиссион рейдлар оештыра, шуның нәтиҗәләре нигезендә салым инспекциясе хезмәткәрләре махсус рөхсәт (лицензия) булмаган килеш эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнү турында беркетмәләр тутыралар. Чираттагы рейд ( 29 августта) Белоглазов урамында үткәрелде.
“Туктап тору тыела” дигән 3.28 билге куелган очракта ул барлык категория транспорт чараларының, шул исәптән шундагы йортларда яшәүчеләрнең дә автомобильләрен калдыруны тыячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International