Әлмәттәге 20нче мәктәптә Белем көне

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе
20нче урта мәктәптәге тантаналы линейкада ата-аналарны, укучыларны, педагоглар коллективын һәм шәрәфле кунакларны бәйрәм белән директор Светлана Галанина котлады. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, 20нче мәктәп бу уку елында күрше 9нчы мәктәп укучыларын да үзенә сыендырды.
- Быел безгә беренче сыйныфта укырга 141 бала килде, - диде директор. – барыгызга да, барлык укучылар һәм яңарган педагогик коллективка яңа башлангычлар, белем юлында уңышлар телим.
Мәктәп үзенең элекке укучылары белән горурлана. Шуларның берсе – район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов. Гадәттәгечә ул укытучылырны һәм укучыларны яңа уку елы белән котларга килде. Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов һәм үз исеменнән ул “район җитәкчелеге, Мәгариф идарәсе булышлыгы белән барлыкка китерелгән шушындый әйбәт база башка мәгариф учреждениеләр арасында иң яхшы мәктәп байрагын алга таба да югары тотарга мөмкинлек бирер” дигән ышаныч белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International