10нчы мәктәптә тантаналы линейкада район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова булды

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе
10нчы мәктәптә тантаналы линейка бигрәк тә истәлекле булды, чөнки мәктәп үзенең укучыларын капиталь ремонттан соң кабул итте. Белем көненә багышланган тантаналы линейкада Әлмәт районы башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Алсу Гыймаева, капитан-лейтенант Абдулбари Гыйлманов булды.
Үзенең сәламләү сүзендә мәктәп директоры Гөлсем Минһаҗева укучылар, укытучылар һәм ата-аналар исеменнән Татарстан хөкүмәтенә, район башлыгы Мәҗит Салиховка, мәгариф идарәсенә бик зур ярдәмнәре, даими игътибарлары, шундый яхшы шартларда укырга һәм эшләргә мөмкинлек тудырулары өчен зур рәхмәт белдерде. 2014 елда 10нчы мәктәпне ремонтларга 17 миллион сумнан артыграк акча бүленгән иде.
Наҗия Хәйдәрова укытучылар коллективын һәм укучыларны район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән сәламләде, җыелган кешеләрне Белем көне белән котлады, бу уку елы иң югары нәтиҗәләр белән истә калырлык булсын дип сәламәтлек, оптимизм теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International