Сәүдә-экономика техникумында Белем көне

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе
Мәҗит Салихов Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының СПО факультеты (сәүдә-экономика техникумы) студентларын Белем көне белән котлады. Яңа уку елын студентлар яңартылган бинада башлыйлар.
Җәйге чорды монда өлешчә капиталь ремонт ясалды, нәтиҗәдә спорт һәм актлар заллары, бинаның фасады төзекләндерелде. Уку кабинетлары һәм шейпинг-класс уңайлырак итеп үзгәртелде. Хосусый эшкуар ярдәме белән техникумның территориясе асфальтланды. Ремонт эшләренә 6,5 миллион сум акча тотылды.
Институтның ректоры Ильяс Сәлахов “Татнефть” компаниясе һәм аның структур бүлекчәләре җитәкчеләренә, хосусый эшкуар Дамир Ихсановка һәм башка спонсорларга, ремонт бригадаларына, үз коллективларына шундый сыйфатлы эш өчен зур рәхмәт белдерде. Институтның күзәтчелек советы рәисе район башлыгы Мәҗит Салиховка ректор даими булышлык итүе, барлык мәсьәләләрне күз уңында тотуы өчен аеруча рәхмәт сүзләре әйтте.
Мәҗит Салихов студентларны һәм укытучылар составын икеләтә бәйрәм – Белем көне һәм, ремонт эшләрен уңышлы төгәлләп, яңартылган бинада укый башлау белән котлады.
Бүгенге көндә институтта 2000 студент укый, шуларның 700е – сәүдә-экономика техникумы студентлары. 2015 елда беренче тапкыр авылда эшләү өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләп чыгарыла. Район башлыгының инициативасы һәм булышлыгы белән уку йортында 2012 елдан башлап ике яңа белгечлек – агрономия һәм авыл хуҗалыгын механикалаштыру буенча кадрлар әзерли башладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International