Район башлыгы Белем көне хөрмәтенә тантаналы линейкада катнашты

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе
7нче урта мәктәп укучыларын һәм укытучыларын Белем көне белән район башлыгы Мәҗит Салихов үзе котлады.
- Быел безенең районда 21,5мең бала парта артына утыра, - диде ул. – 2250 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлый. Алар яңа дөньяга – белем, яхшылык, ачышлар дөньясына аяк басалар. Аларны шушы истәлекле вакыйга белән котлыйм һәм укуда зур уңышлар телим.
Район башлыгы шулай ук Әлмәт районының ТР президенты Рөстәм Миннеханов һәм “Бердәм Россия” партиясе булышлыгы белән гамәлгә ашырыла торган зур эш – мәктәпләрне капиталь рамонтлау программасында актив катнашуын билгеләп үтте. Программаны гамәлгә ашыру чорында 280 миллион сумнан күбрәк акча тотып 19 мәктәп капиталь ремонтланган.
Мәктәп директоры Наталья Клементьева булышулары, мәктәп тормышында катнашулары өчен шәһәр, “Татнефть” ААҖ җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International