Мәҗит Салихов сугыш ветеранын туган көне белән котлады

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Нәбиулла Мөхәммәдиев 93нче туган көнен бәйрәм итә.
Нәбиулла Хәйрулла улы 1921 елның 1 сентябрендә Әлмәт районының Бигәш авылында туган. 1941 елда аны сугышка алалар. Бөтен сугышны үтеп, ул туган якка 1946 елда әйләнеп кайта.
Нәбиулла Мөхәммәдиевнең гомуми хезмәт стажы 45 елга тула. Шуның 35 елын ул Әлмәт шәһәр советында горплан рәисе булып эшли.
Бүгенге көндә Нәбиулла Хәйрулла улы хатыны Мөнирә Мөхәммәтҗан кызы белән гомер итә, аларның өйләнешкәненә инде 60 ел. 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, 6 оныклары, 11 оныкчыклары бар. Балалары һәм оныклары каһарман аталары, бабалары - 1нче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән Нәбиулла ага исеменә тап төшермиләр. Улларының берсе Рөстәм Мөхәммәдиев “Татнефть” ААҖ генераль директорының урынбасары, оныгы Илдар Рөстәм улы – “Система-Севис” идарәче компаниясе директоры.
Мәҗит Салихов ветеранны кайнар котлады, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды. “Озак яшәү рекордларын яңартып, хатыныгыз белән бергә сау-сәламәт гомер итүегезне телим”, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International