Кадерле укучылар һәм укытучылар, педагоглар һәм студентлар! Кадерле ата-аналар!

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне Белем көне һәм уку елының башлануы белән котлыйбыз.

Яңа уку елының башлануы – барлык балаларны, педагогларны һәм ата-аналарны берләштерә торган матур һәм якты бәйрәм. Бу Әлмәт районында мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керә торган ике меңләп бала өчен аеруча истәлекле көн.

Укучылар, укытучылар, ата-аналар өчен киеренке хезмәт белән тулы, мавыктыргыч ачышларга һәм якты вакыйгаларга бай булган катлаулы һәм җаваплы чор башлана. Чираттагы уку елы барлык мәктәп балаларыбыз һәм студентларыбыз өчен зур мөмкинлекләр, күтәрелешләр һәм җиңүләр елы булсын дип телибез.

Белем бирүнең югары дәрәҗәсе – дәүләтнең уңышлы үсешенә гарантия, нәкъ менә шушы өлкә милли проектлар арасында өстенлеклесе булып тора. 2012 елдан башлап Татарстан Республикасында гомуми белем мәктәпләрен капиталь ремонтлау программасы гамәлдә. Бу программаның эшләү вакытында Әлмәт муниципаль районында 19 мәктәп төзекләндерелде. Нефтьчеләр, төзүчеләр, завод коллективлары, педагоглар тырышлыгы белән Әлмәт районында сыйфатлы белем алу өчен менә дигән шартлар булдырылды.

Яңа уку елы башланганда барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез. Белемнең иң югары түбәләре җиңел буйсынсын, иң кыю уй-ниятләрегез уңышлы рәвештә гамәлгә ашсын! Яңа уку елы нәтиҗәле, иҗади һәм уңышлы булсын! Бәйрәм белән! Белем көне белән!


М.Х.Салихов,
Әлмәт муниципаль районы башлыгы


М.Н.Гыйрфанов,
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International