Ведомствоара антитеррористик комиссия утырышы

2014 елның 31 августы, якшәмбе
Татарстан Республикасы көне һәм Белем көне алдыннан район башкарма комитетының зур залында район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә ӘМР ведомствоара антитеррористик комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Шәһәрнең төрле хезмәт җитәкчеләре, “Татнефть” җәмгыяте вәкилләре алдагы бәйрәмнәргә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында антитеррористик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чыгыш ясаучылыр хокук саклау органнарының бәйрәм-ял көннәрендә көчәйтелгән режимда дежурлык итәчәген әйттеләр.

Утырышта шулай ук ТКХ өлкәсендәге идарәче компанияләрнең, йорт өлкәннәренең, миграция һәм салым турындагы федераль законнарны бозып, үз торакларын мигрантларга бирүчеләрне ачыклау буенча гамәлләрен дәүләт хакимияте һәм хокук саклау органнары белән координацияләү мәсьәләсе каралды. Тикшерүләр барышында Әлмәттә 30 “резин” квартир ачыкланган. Район башлыгы Мәҗит Салихов тиешле хезмәтләргә бу мәсьәләләрне ахырына кадәр ачыкларга һәм эшләрне хөкем органнарына җиткерергә кушты.

Утырыш ахырында Мәҗит Салихов залдагыларны алдагы бәйрәмнәр белән котлады, аларны тиешле дәрәҗәдә лаеклы итеп үткәрергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International