Татарстанга Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс бәк Евкуров килде

2014 елның 31 августы, якшәмбе
Татарстан Республикасына Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс бәк Евкуров килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин каршылады.

Ингушетия Республикасы башлыгының Татарстанга килүенең төп максаты – “ Яшел Үзәннең А.М. Горький исемендәге заводы” ААҖ дә 21631 проекты буенча төзеләчәк кече ракета корабленә нигез салу тантанасында катнашу.

Моннан тыш, Юныс бәк Евкуров “Химград” технополисында, “Данафлекс-Нано” ҖЧҖ заводында, шулай ук КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтында булырга, “Медицина фәннәре үзәге” медицина симуляторларының инжиниринг үзәге эшчәнлеге белән танышырга ниятли.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International