Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда муниципаль берәмлекләр арасында еллык Республикакүләм смотр-конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Республика көне алдыннан бәйгедә җиңү яулаган муниципаль берәмлекләргә автомобиль һәм микроавтобус ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.