Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов ТОС-17нең хисап җыелышында катнашты (баш предприятие “Алнас” заводы). Җыелышта ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Кольгин да бар иде.
Бу ТОС шәһәрдә иң зурлардан, аның территориясендә 69 күп катлы йорт бар. 12 меңнән артык кеше яши.
“Алнас”ның коммуникацияләр идарәсе башлыгы, ТОС-17нең кураторы Алена Караваева хисап чорында эшләнгән эшләр турында тәфсилләп сөйләде. Финанс кыенлыклары булуга карамастан, эшләнгән эшләр байтак. Узган ел Белоглазов урамындагы йортның ишек алдын төзекләндерүгә 320 мең сум тотылган, быел Чапаев урамындагы 3нче йортның ишек алды төзекләндерелә. 13нче мәктәпнең спорт залын ремонтлау 400 мең сумга төшкән. Хәзер актлар залы төзекләндерелә.
Компания шефлыкка алынган 65нче балалар бакчасына да шактый акча тоткан. 1,5 миллион сумга төшереп тәрәзәләр алыштырылган, түбәне төзәткәннәр, җылылык батареялары алыштырылган һ.б.
“Ротор” үсмерләр клубы, полиция участок инспекторының кабинеты урнашкан ТОС бинасын карап тоту да “Алнас” өстендә. Анда микрорайонда яшәүче балалар өчен яхшылап җиһазланган уен бүлмәләре, спорт залы бар. Балалар-яшьләр спорт мәктәбен тотуга (футбол) “Алнас” ел саен 8 миллион сум акча күчерә.