Анатолий Никифоркин белән хушлашу

2014 елның 29 августы, җомга
Бүген Әлмәттә йөзләрчә кеше Әлмәт ветераннар советы рәисенең урынбасары Анатолий Никифоркин белән хушлашырга килде. Мәрхүмнең табуты куелган Яшьләр үзәгендә остазларын, коллегаларын, дусларын соңгы юлга озатучылар чәчәкләр тотып зур чират хасил иткән иде.

1948 елда Ямаш авылында туган Анатолий Павлович хезмәт юлын физкультура укытучысы булып башлый. 1983-1991 елларда ул КПССның Әлмәт шәһәр комитетында оештыру бүлеге мөдире, икенче секретарь, беренче секретарь булып эшли. Аннары “Татнефтегаз” идарәсе башлыгы урынбасары, 1994-1995 елларда Әлмәт шәһәр-район депутатлары советы рәисе була, “Татнефть-Нефтехим” идарендә маркетинг бүлегенә җитәкчелек итә, 2005 елдан Әлмәт район һәм шәһәр хакимияте башлыгы ярдәмчесе, 2006-2011 елларда Әлмәт муниципаль районы советының аппарат җитәкчесе, Әлмәт районы башлыгының киңәшчесе хезмәтләрен башкара.

А.П.Никифоркинның бөтен тормыш һәм хезмәт юлы кешеләргә, Әлмәт районында, Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләргә хезмәт итүгә багышланды. Актив тормыш позициясе тоткан кеше буларак, ул берничә тапкыр шәһәр һәм район советларына депутат итеп сайланды.

Анатолий Никифоркин истәлегенә багышланган кайгылы митингта шәһәр һәм район, “Татнефть” компаниясе җитәкчеләре катнашты. Район башлыгы Мәҗит Салихов, РФ Дәүләт Дукмасы депутаты Ришат Әбүбакиров, ТР президенты киңәшчесе Шәфәгать Тәхәүтдинов, “СМП-Нефтегаз” ААҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров, “Татнефть” ААҖ профком рәисе Гомәр Яруллин һәм башка рәсми затлар бар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International