“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!”

2014 елның 29 августы, җомга
27 августта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика акциясе кысаларында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры И.Р.Сәлахов институт хезмәткәрләренең беренче сыйныфка керүче балалары белән очрашты. Алар быел җидәү. Ректор булачак беренчеләрне белем юлына аяк басулары белән котлады, укуда уңышлар теләде.

Инде берничә ел дәвамында институтта Белем көне алдыннан шушы матур акция үтә. Ректор балаларга мәктәптә кирәк булачак әсбаплар белән тулы букчалар бүләк итә, институт коллективы исеменнән матур теләкләр җиткерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International