“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 29 августы, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез. Минем ирем ремсервис транспортта эшли. Безнең хәлебез шундый: былтыр май ахырында эшләгән урыннан соц ипотекага документлар тапшырган идек. Мин ул чакта авырлы идем. Бала туганнан соң “шәймиевский” алырга исәп тоткан идек. Август аенда гафу үтенеп иремә документларын кире кайтардылар, соц ипотека белгече документларны тапшырмаган икән дә белешмәләрнең срогы чыккан. Быел май ахырында документларны кабат тапшырдык, әмма хәрәкәт юк. Ирем профкомга баргач ул әйтә, имеш, без чиратта торабыз ди, гәрчә без бернинди анкета һәм гариза да имзаламадык. Хәзер аларның ипотека белгече Азнакайда, телефоннан җавап бирми. Безгә нәрсә эшләргә соң? Аларны ничек кыймылдатырга?

Җавап:
“Татнефть-РемСервисТранспорт» ҖЧҖ эшчесе буларак, Сезнең ирегез профком рәисе Рамил Фәттаховка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Сезнең документларыгыз “Социаль ипотека” программасы буенча учетка кую стадиясендә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International