Балалар бакчаларының педагог-психологлары секция эшендә катнаштылар

2014 елның 29 августы, җомга
28 августта 46нчы “Золушка” балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагог-психологларының секциясе оештырылды, ул “Мәктәпкәчә мәгариф педагог-психологы эшендә ФГОС” дигән темага үтте.

Секция эшенең юнәлешләре буенча Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә бүлеге җитәкчесе Г.Г.Исламова чыгыш ясады, ФГОСка күчү шартларында фикер алышу проблемаларын аныклады.

Төп темалар буенча 46нчы балалар бакчасыннан психолог А.Р.Корчагина, 18нче бакчадан психолог Р.Ф.Закирова, 1нче бакчадан өлкән тәрбияче И.В.Нагаева чыгышлары тыңланды.

63нче, 34нче, 58нче, 35нче балалар бакчаларының педагог-психологлары стенд материаллары әзерләгәннәр иде.

Секция эшенең ахырында педагог-психологларның эшчәнлегендә яңа уку елына төп бурычлар билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International