Комбайнчыларның алтынчы премия алу очраклары да бар. Шундыйларның берсе – Валентин Матюшин. Ул кышын автомашина йөртә, җәй көне комбайнда, эшен яратып эшли. Район башлыгы премияләрен ел саен алып килә. “Быел алтынчы тапкыр премия алам инде, - ди Валентин Матюшин. – Хезмәтеңне шулай югары бәяләүләре бик күңелле”.
“Григорьев” фермер хуҗалыгында район башлыгы кулыннан Юрий Горячев бүләк алды. Моңа кадәр ул Мәскәүдә яшәгән, кыскартуга эләккәннән соң туган ягына кайтып фермер хуҗалыгында эшли башлаган. “Озак еллар төрле эшләр эшләгәндә мин гел комбайнны сагындым, - ди Юрий Горячев. – Балачакта ук комбайнда эшләгән идем, шуңа күрә монда эшләү миңа ошый”.
Бу көнне “Слесаревы” фермер хуҗалыгыннан механизатор Владимир Аверьяновка да бүләк тапшырылды.