Урып-җыючылар янында

2014 елның 29 августы, җомга
Әлмәт районында ел саен ындыр табакларында агитбригада концерт программалары белән чыгышлар ясый. Үткән атнада агитбригада “Ярыш”, “Чулпан”, “Кләмәнтәй”, “Зәй” хуҗалыкларында булды. Ындыр табагында эшләүчеләр гармунчылар Җәүдәт Игътисамов, Әлфрид һәм Илнур Сәмигуллиннарның, “Болгар” гармунчылар халык ансамбле солистлары Алсу Саттарова һәм Рәсим Яһүдинның уйнавын, Алия Мөхәммәтгәрәева, Илгиз Сәхабетдинов, Айнур Сәйфиев, Лилия Миннебаева, Айгөл Шәйхетдинова җырларын яратып кабул иттеләр. “Энҗе”, “Шатлык”, “Асыльяр” хореография коллективлары дәртле татар биюләрен башкардылар.

“Факел” агитбригадасы урып-җыю эшләре актив барган барлык хуҗалыкларның һәммәсен колачлый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International