Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан “Алнас” флагын Эльбрус тавына күтәрделәр

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Европаның иң югары ноктасы булган Эльбрус түбәсенә “Алнас” заводының флагы күтәрелде. Диңгез өстеннән 5642 метр биеклектә корпоратив байракны автокомпонентлар җитештерү участогы көйләүчесе Владимир Чиж җилфердәтте.

Август аенда һәвәскәр альпинист тау түбәсенә дуслары белән күтәрелде. “Бу минем альпинизмда беренче тәҗрибәм, тәэсирләр сөйләп кенә аңлата торган түгел, - ди Владимир Чиж. – Без Эльбруска ике этап ясап күтәрелдек. Башта 4200 метрдагы мәшһүр “Привал одиннадцати”га мендек, өч көннән соң сигез сәгать буена карлы-бозлы сукмаклар аша өскә үрмәләдек”.

“Безнең хезмәткәрләрнең Европаның иң биек ноктасына күтәрелүе – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан әһәмиятле вакыйга, - ди “Алнас” заводының директоры Сергей Саченко. – Чөнки безнең бабаларыбыз бу тау түбәсе өчен фашист гаскәрләренә каршы сугышкан. “Алнас” заводы, башка еллардагы кебек үк, республикада Бөек Җиңүгә багышланган чараларда актив катнаша”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International