Хуҗалыкларда йөргәндә район башлыгы районның иң яхшы комбайнчыларына премияләр тапшырды. “Сәйфуллин” күмәк фермер хуҗалыгының җитәкчесе дә, иң яхшы комбайнчы да булган Шамил Сәйфуллин башлыкның рәхмәтенә һәм акчалата премиягә лаек булды. “Сәлахов” хуҗалыгыннан Хәмит Сәлахов та уңышлы хезмәте өчен бүләк алды.
“Заһидуллин” фермер хуҗалыгында район башлыгы кулыннан механизатор Геннадий Кондратьев бүләк алды. Ул бу фермер хуҗалыгында ике улы белән эшли.
“Чагылтау” хуҗалыгында механизатор Илья Краснов район башлыгы кулыннан инде дүртенче тапкыр премия ала. Авыл хуҗалыгында 25 ел эшләвенең 5 елы шушы хуҗалыкта. “Чулпан”, “Ярыш” хуҗалыкларының алдынгы комбайнчыларына да район башлыгы премияләр тапшырды.
Намуслы хезмәт өчен мәртәбәле бүләк – район башлыгының премиясе өченче ел бирелә. Эш күрсәткечләренә карап, урып-җыю чорында комбайнчылар аны берничә тапкыр да алырга мөмкин. Бу традициягә үсмер чагында үзе комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән район башлыгы Мәҗит Салихов нигез салды.