29 августта гомумшәһәр өмәсе була

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
29 августта “Яшел Россия” бөтенроссия акциясе кысаларында гомумшәһәр өмәсе була. Бу хакта бүген предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре һ.б. белән үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә әйтелде. ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов бар халыкны бу чарада актив катнашырга чакырды. Чөнки бәйрәм көннәрендә шәһәрдә һәм районда күп кунаклар көтелә. Территорияләрне җыештырганда сораулар туа икән, аларны (8553) 33-46-13 телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International