«Кара» исемлектә әлмәтлеләр юк

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
ТР Прокуратурасы хәбәр итүенә караганда, ел башыннан Казанда 5 үз-үзенә кул салу очрагы теркәлгән.

«Кара» исемлектә шулай ук Бөгелмә, Яр Чаллы, Баулы, Тукай, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Питрәч районнары бар. Шулай ук үз-үзенә кул салырга маташу очраклары да аз түгел икән. Прокуратура үз-үзенә кул салучыларның 12-17 яшьлекләр арасында киң таралуын искәртә. Бу вакытта яшүсмерләрнең психикасы тотрыклы булмый, ата-ананың, укытучыларның, я булмаса сыйныфташларның саксыз әйтелгән бер генә сүзе дә кешене шул адымга илтеп җиткерергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International