“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез Мәҗит Хаҗипович! Сезгә инде 10нчы тапкыр язам һәм җавап алырга өметләнәм. Төзүчеләр урамындагы 37нче йор ишек алды проблемасын хәл итәргә иде. Машина белән үтәрлек түгел, яңгырдан соң коляска белән бигрәк тә. 2нче сорау – безнең ишек алдындагы горкаларны алырга иде. Алардан бер файда да юк, балалар анда бармагын да өздерде инде. Кем тели шул анда кереп хаҗәтләрен үти, чыдамаслык сасы. Балаларга уйнарга мәйданчык булса яхшырак булыр иде.

Җавап: Төзүчеләр проспектындагы 35, 37нче йортлар каршындагы территорияне төзекләндерү чаралары 2014 ел планында бар. Ремонт эшләре якын арада башланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International