Әлмәт янгынга каршы хезмәт отрядының иң яхшы янгын сүндерүчесе ачыкланды

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
20 августта Әлмәттә “Иң яхшы янгын сүндерүче” исеме алу өчен смотр-конкурсның 2нче этабы үтте. Анда Әлмәт янгынга каршы хезмәт отрядының Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск районнарындагы 15 бүлекчәсе вәкилләре катнашты.

Конкурста катнашучылар теориядә һәм практикада көч сынаштылар.

Лениногорск районыннан Федотовка авылын саклау буенча аерым пост янгын сүндерүчесе Игорь Потаповның күрсәткечләре иң яхшы булды. Икенче урында Чалпы авылын уттан саклау буенча аерым пост хезмәткәре Самат Саттаров, өченче урында Баулы районының Новозареченск авылыннан Рамис Фәхриев.

Игорь Потапов Әлмәт отряды данын Казанда смотр-конкурсның йомгаклау этабында яклаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International