“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Бәлки мине ишетерсез, мөмкин булса, ярдәм итәрсез дигән өмет белән язам. Мин ятим кеше, Әлмәттә торак алуга чиратта торам. Миңа хәзер 23 яшь, ә чират бер дә бармый. Ә иң мөһиме шунда, минем бер яше тулып килгән кызым бар. Йөкле вакытта ук Богданчиков янына барып йөрдем, бала белән барыр урыным булмагач, торак бирүне тизләтеп булмасмы дигән идем. Бернинди дә өстенлек юк диделәр. Хәзер мин нефть институтының соңгы курсында укыйм, институтның тулай торагында пропискада. Тиздән пропискам да бетәчәк. Баламны яслегә урнаштыру мөмкинлеге дә күренми. Менә шундый авыр хәлемдә чиратны тизләтүдә ярдәм итүегезне бик үтенеп сорыйм.

Җавап: Сезнең гаризагыз 13 августта торак комиссиясе утырышында каралды, район башкарма комитеты карары белән сезгә торак бинасы бирелде. Адресы: Әлмәт, Тукай проспекты, 37нче йорт, 20нче бүлмә.

Социаль наем шартнамәсе төзү өчен торак фонды белән идарә итү бүлегенә килүегез сорала: Әлмәт, Ленин урамы, 41 А йорт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International