Хөрмәтле эшкуарлар!

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
«ОПОРА РОССИИ” гомумроссия җәмәгать оешмасы һәм Яңа проектларны үткәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан Милли эшкуарлык премиясе “Бизнес – Уңыш” конкурсы үткәрелә.

Конкурсның төп максаты – системалы нигездә җәелдерү өчен региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге иң яхшы проектларны, уңышлы практикаларны ачыклау. Конкурста муниципаль төзелмәләр, РФ территориясендә теркәлгән һәм эш алып бара торган коммерцияле һәм коммерциясез оешмалар, индивидуль эшкуарлар катнаша ала.

Консультацияләр алу һәм гаризалар тутыру өчен “Яңа проектларны үткәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы”ның Идел буе федераль округындагы вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефоны +7(843) 524-73-83».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International