“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хәерле көн! Без, “Дуслык” микрорайонында Ү.Саттаров урамының түбәнге өлешендә яшәүчеләр, аптырашта. Ни өчен якын-тирә урамнарны асфальтлыйлар, ә безнеке һаман кала? Урам бит инде төзелеп беткән.

Җавап:
Юл түшәмәләрен ремонтлауга лимитлар чикләнгән булу сәбәпле “Дуслык” микрорайонында 2014 елгы эш планына Ү.Саттаров урамын Кол Гали Урамыннан Утыз Имәни урамына кадәр ремонтлау кертелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International