“Алнас” Төрекмәнстан белән хезмәттәшлек итә башлый

2014 елның 26 августы, сишәмбе
“Алнас” “Төрекмәннефть” компаниясе өчен батырылма җиһазлар җитештерә башлый. Бу хакта дәүләт корпорациясе вәкилләренең “Римера” төркеменең Әлмәттәге заводына визиты кысаларында мәгълүм булды.

Визит барышында “Төрекмәннефть” вәкилләре “Алнас”ның җитештерү мөмкинлекләре белән таныштылар, чыгарыла торган продукциянең номенклатурасы белән таныштылар.

“Алнас” өчен Төрекмәнстанның нефть базары – яңа, перспективалы өлкә. Очрашу вакытында без нефть чыгару җиһазлары эшләп җибәрүдә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карадык. Хәзерге моментта инде безнең продукцияне тәҗрибә-сәнәгать сынавы өчен төяп озату турында сүз бара”, - диде “Алнас” директоры Сергей Саченко.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International