Район башлыгы сугыш ветеранын туган көне белән котлады

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Аладин Михаил Семеновичка 88 яшь тулды. Ул I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Ветеранны туган көне белән Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов котлады. Ул ветеранга котлау открыткасы, җылы плед һәм чәчәкләр тапшырды, сәламәтлек, озын гомер теләде.

Михаил Семенович Краснодар краенда Выселки бистәсендә туган, сугышка кадәр кирпеч заводында эшләгән.

Фронтка 1943 елда алынган, Төньяк фронтта пехотада сугышкан. 1950 елда демобилизацияләнеп туган ягына кайткан.

Әлмәттә Михаил Семенович 1957 елдан бирле яши. “Татбурнефть” трестында бораулаучы булып эшләгән, шуннан пенсиягә чыккан. Бүгенге көндә Михаил Семенович кызы Татьяна һәм аның гаиләсе белән яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International