Дарулар өйгә килә

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Әлмәт районында дарулар белән льготалы тәэмин итү программасын гамәлгә ашыруда шәһәрдәге 8 дәвалау-профилактика учреждениесе, 6 амбулатория, 2 участок дәваханәсе һәм 52 фельдшерлык-акушерлык пункты катнаша. 300 врач льготалы даруларга рецептлар яза. Даруларны яздыру һәм алуда проблемалар артта калды.

Рецептлпр буенча даруларны ГУП “ТТМФ”ның 50нче, 251нче, 272нче, 277нче аптекаларында, Рус Акташы, Елхово, Ямаш авылларындагы, Кәләй станциясендәге аптека киоскларында, Кузайкино участок дәваханәсендә алырга була. Үзләре килеп алырга мөмкинлеге булмаган авыруларга даруларны өйләренә китереп үк бирәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International