Алнас” балаларның җәйге ялын оештыруга 800 мең сум акча тотты

2014 елның 26 августы, сишәмбе
68 бала җәйге каникулларын Әлмәт һәм Кара диңгез яр буендагы лагерьларда үткәрделәр. 30 бала Туапсе районында “Лазурный” савыктыру лагеренда булды, аларның ялын оештыру “Алнас” заводына 600 мең сумга төште. Анда балалар фитотерапия курсы, савыктыру массажы һәм башка процедуралар алдылар. 38 бала Әлмәттә “Зәңгәр күл” санаторий-профилакториенда сәламәтлекләрен ныгыттылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International