Шәһәрдә иң элеккеләрдән булган 3нче урта мәктәп быел капиталь ремонт буенча республика программасына кертелгән иде. Анда түбә ябуга гына 5,5 миллион сум акча тотылды. Мәктәптә шулай ук электр үткәргечләре, ишек-тәрәзәләр алыштырылды. 2010 елда Дәүләт Советы депутаты Николай Кольгин булышлыгы белән кайбер классларда тәрәзәләр алыштырылган иде инде, быел бу эш ахырына җиткерелде. Мәктәпне төзекләндерүгә республика бюджетыннан 15 миллион сум акча бүленде.