Чираттагы “Ял көне мәйданчыгы”нда

2014 елның 26 августы, сишәмбе
23 августта шарлавыклы буаларның югаргысында чираттагы “Ял көне мәйданчыгы” булды. Бу юлы анда Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе артистлары, шулай ук читтән килгән артислар чыгыш ясады.

Кичәне шәһәребез тамашачылары яратып өлгергән “Лира” җыр театры һәм Балалар-яшьләр эшләре идарәсенең “Йолдызлы яңгыр” вокаль-эстрада студиясе солистлары ачып җибәрде.

Концерт номерлары тамашачыларга бик ошады, алар яраткан җырларына үзләре дә кушылдылар, алкышладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International