Әлмәт медикларына Олимпия вахтасы өчен рәхмәт әйттеләр

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Әлмәттән барган 222 медикның Олимпиадада һәм Паралимпиадада эшләве югары бәяләнде.

Әлмәт районынының 6 дәвалау учреждениесеннән барган 13 хезмәткәргә Краснодар крае сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамоталары тапшырылды. 10 кеше Халыкара Олимпия комитеты президенты Thomas BACHтан (Томас Бах), кышкы олимпия уеннарының оештыру комитеты президенты Dmitry Chernyshenkoдан (Дмитрий Чернышенко) катнашучы сертификатына лаек булдылар.

ӘМР сәламәтлек саклау идарәсендә грамоталарны тапшыру тантанасы булды. Идарә җитәкчесе Равил Хәйруллин, яхшы эшләүләре өчен рәхмәт сүзләре әйтеп, аларны зур горурлык белән тапшырды.

Олимпиадага үз вәкилләрен медицина көллияте, медсанчасть, Үзәк район дәваханәсе, ашыгыч ярдәм станциясе һәм Шәһәр балалар дәваханәсе җибәргән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International