Мәҗит Салихов сугыш ветеранын туган көне белән котлады

2014 елның 25 августы, дүшәмбе
Бүген Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Вәдигуллинны 92 яше тулу белән котлады.

Мәхмүт Вәдигуллин 1922 елның 25 августында Әлмәт районының Гильмановка авылында туган. Фронтка 1942 елда киткән. Көньяк-Көнбатыш фронтта 23нче укчы дивизиядә пулеметчы булып хезмәт иткән. 1943 елда яраланган, 8 ай госпитальдә яткан. 1947 елда демобилизацияләнеп туган авылына кайткан.

Әлмәттә Мәхмүт Вәдигуллин 1957 елдан бирле яши. Пенсиягә чыкканчы СМУ-РСУда мич чыгаручы була. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре бар.

Котлау сүзләре әйтеп, район башлыгы сугыш ветеранына бәйрәм букеты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны котларга АРСУдан һәм ветераннар советыннан да килгәннәр иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International