1 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үтәчәк

2014 елның 25 августы, дүшәмбе
Быел 1 сентябрь ял көненә туры килүгә карамастан, Татарстан мәктәпләрендә Белем көне үткәреләчәк.

10.00 сәгатьтә Әлмәт районының барлык мәктәпләрендә дә тантаналы линейка була. Беренче сыйныфка керүчеләрне, мәктәпне тәмамлап чыгасы сыйныф укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны ӘМР советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре тәбрик итәчәк.

Быел Әлмәт районында мәктәп бусагасын беренче тапкыр ике меңнән артык бала атлап керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International