Әлмәттә 1нче “Кичүчат” татар мәдәнияте балалар-яшьләр фестивале булды

2014 елның 25 августы, дүшәмбе
14-17 августта мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддинннең туган авылы Кичучатта татар мәдәниятенең 1нче “Кичүчат” балалар-яшьләр фестивале булды. Р. Фәхреддиннең тууына 155 ел тулуга багышланган фестиваль халкыбызның мәдәни традицияләрен яңарту һәм саклау, дөньякүләм танылу алган мәгърифәтченең иҗади мирасын пропагандалау, фестивальдә катнашучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, талантлы балаларны табу, стимуллаштыру һәм аларга булышлык итү максатында үткәрелде. Фестиваль эшендә “Сәләт-Чаллы” лагереның профильле сменасы, Әлмәттәге Р.Фәреддин исемендәге гимназиядә, 1нче урта мәктәптә, Кичучат һәм Мәмәт авыл мәктәпләрендә укучылар катнашты.

Фестиваль кысаларында бөтен Татарстаннан килгән балалар мәдәни, укыту-өйрәтү һәм спорт чараларында катнаштылар, Р.Фәхреддин музеенда булдылар. Фестивальнең һәр көне аерым бер темага багышланды.

Фестивальдә катнашучылар район башлыгы Мәҗит Салиховка, “Татнефть” генераль директоры урынбасары, Кичүчат авылы депутаты Р.Мөхәммәдиевкә, авыл башкарма комитеты ңитәкчесе Р.Мингалимовка, “Кичучат” хуҗалыгы директоры Җ.Сафиуллинга бик рәхмәтле булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International