Ни өчен кешеләр дарулар белән тәэмин итү өлешендә социаль хезмәт күрсәтү пакетыннан баш тарта, аларны программага кайтару өчен нәрсәләр эшләргә була – киңәшмәләрдә шул хакта сүз бара.
Поликлиникаларда һәр участокта баш тарту сәбәпләренең мониторингы алып барыла.
Элек баш тартуның сәбәбе дарулар алуда тоткарлыкларга бәйле булса, хәзер шәһәрдә дә, авылда да андый тоткарлык бетерелде, махсус аптекаларда дарулар бар, кирәк булган очракларда авыруның өенә үк китереп бирәләр.
Социаль хезмәт күрсәтү пакетыннан акчалата алу файдасына баш тарткан кешеләрнең соцпакет алу хокукын кире кайтарырга бер айлап кына вакытлары калып бара, аннары инде ел дәвамында кире уйларга мөмкинлек булмаячак. РТ сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан льготникларына социаль хезмәт күрсәтүләр пакетыннан баш тартмаска киңәш итә.