“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 25 августы, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хәерле көн, Мәҗит Хаҗипович! 1. Без, Иске Әлмәттә Зәй урамында яшәүчеләр инде ни гомер борчыган мәсьәлә белән мөрәҗәгать итәбез. Безнең урамда кайчан асфальт булыр? Язын-көзен үтеп йөрмәле түгел. Былтыр үз көчебез белән урамны күтәрткән идек. Йорт саен кимендә 1 машина, юл фондына салым түләп торабыз. Тиздән безнең каршыда гына “Иске Әлмәт” мәдәният йортын ачу булачак, без, ветераннар да, шунда барып зарыбызны җиткерергә исәпләп трабыз. 2. РДК кааршында һаман аварияләр булып тору сәбәпле светофор куюыгызны сорыйбыз. Тиздән бит балалар да РДКга түгәрәкләргә йөри башлаячак, бу бик кирәк.

Җавап: Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында башкарма комитетта Совет урамында РДК янында кояш батареяларында эшләүче светофор кую мәсьәләсе карала.
Зәй урамына асфальт җәю мәсьәләсе хәзерге моментта каралуда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International