Музейга нигез салучы Мөдәррис Ибраһимовны искә алу

2014 елның 25 августы, дүшәмбе
Журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы Мөдәррис Әхмәтзәки улы Ибраһимов 1925 елның 18 августында Тайсуган авылында туган. Аның бөтен аңлы гомере Миннебай авылы белән бәйле.

1943 елда М.Ибраһимов сугышка алына, Европа илләрен азат итүдә катнаша. Сугыштан офицер булып кайта. Ул - Фатих Кәрими мемориаль музеена нигез салучы, аның беренче директоры да.

18 августта Ф.Кәрими мемориаль музеенда “Музейга нигез салучы М.Ә.Ибраһимовны искә алу көне” дигән чара булды. Анда шәрәфле кунак булып М.Ибраһимовның хатыны Төзек Хаббан кызы килгән иде. 87 яшьлек Төзек Хаббан кызы – тыл ветераны, гомере буена мәктәптә рус теле һәм әдәбияте укыткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International