“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 24 августы, якшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау:
Исәнмесез! СУ-2 районындагы 10нчы балалар бакчасында кече һәм ясле төркемнәре котычкыч хәлдә. Кече төркемдә балалар юештә, суыкта йоклыйлар. Ремонт 2015 елга планлаштырыла диләр. Ә аңа хәтле ничек яшәргә? Көннәр суытканчы бу мәсьәләне хәл итсәгез иде!

Җавап:
Бу балалар бакчасының бинасы 1966 елда төзелгән. Искергән булу сәбәпле ул гел акча тотуны сорый. Җирле бюджет исәбенә 2009 елда канализация системасы өлешчә яңартылган иде, 2010 елда төркемнәрдә косметик ремонт ясалды, 2011 елда тәрәзәләрнең бер өлеше пластикка алыштырылды. 2012 елда баскыч мәйданчыклары ремонтланды.

Хәзер Әлмәт районының җирле бюджетыннан кухняны ремонтлауга, тәрәзәләр алыштыруга акча бүленде. Эшне төгәлләү срогы 31 октябрь. Балалар бакчасының бөтен бинасына капиталь ремонт 2015 елга планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International