Мөгезле Елганың 100 еллыгы

2014 елның 24 августы, якшәмбе
Иске Михайловка авыл җирлегенә керә торган Мөгезле Елга авылына 100 ел тулды. Авыл юбилее уңаеннан тантаналы чара 23 августта булды. Анда шәһәр һәм район, “Җәлилнефть” идарәсе җитәкчеләре, авыл кешеләре катнашты.

Юбилей кысаларында бу авылда туып үскән, сугышта һәлак булган каһарманнарга, тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл ачу булды. Авыл активистларына район советы һәм башкарма комитетының мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Мөгезле Елга кырыендагы аланда концерт һәм уен программалары булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International