Җавап: ӘМР башкарма комитеты раслаган нигезләмәгә туры китереп Әлмәт шәһәрендә, шул исәптән, Базовая урамында да адрес саннарын тәртипкә салу бара. Архитектура идарәсе шәһәрнең адрес планын алып баруда вәкаләтле орган булып тора.
Телгә алынган зонада элекке җитештерү базаларының территориясен берничә мөстәкыйль өлешкә бүлү бара. Милек иясенең гаризасы белән күчемсез объектка югарыда әйтелгән нигезләмәгә туры китереп яңа адрес бирелә. Шунлыктан адрес аншлаглары өчен күчемсез милекнең хуҗалары җаваплы.