Кичуй авылында Мәҗит Салихов катнашында капиталь ремонттан соң мәктәп ачылды

2014 елның 23 августы, шимбә
Бүген Кичуй авылы кешеләре тормышында истәлекле вакыйга булды. Биредә капиталь ремонттан соң мәктәпне ачу тантанасы булды. Респубика программасы аркасында мәктәп яңадан туды дияргә мөмкин. Авыл кешеләрен бу куанычлы вакыйга белән район башлыгы Мәҗит Салихов котлады. Район башлыгы аларга алдагы эшләрендә уңышлар теләде, ә укучыларны 4ле-5легә генә укырга өндәде.

“Мәктәпнең 40 еллыгына капиталь ремонт – безгә зур бүләк, - диде Кичуй авылы башлыгы Галина Туманова. – Шәһәр һәм район җитәкчелегенә, подрядчыларга, спонсорларыбыз – депутатларга ремонт ясауда булышлык күрсәтүләре өчен зур рәхмәт”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International