Башкарма комитет хезмәткәрләренең балалары район башлыгы кулыннан мәктәп букчалары алдылар

2014 елның 23 августы, шимбә
Әлмәт районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе дәвам итә. Анда ӘМР советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре профсоюз оешмасы да катнаша. Бүген ӘМР башкарма комитетында эшләүчеләрнең балалары район башлыгы Мәҗит Салиховның үз кулыннан уку-язу әсбаплары белән мәктәп букчалары алдылар.

Башлык балаларны якынлашып килгән Белем көне белән котлады һәм укуда уңышлар теләде. Аннары бергәләп фотога төшү булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International