Әлмәттә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре һәлак булуның 70 еллыгына багышланган митинг булды

2014 елның 23 августы, шимбә
Татарстанда Муса Җәлилнең һәлак булуына 70 ел тулуга багышланган чаралар үтә. Бүген Әлмәттә шагыйрьнең һәйкәле янында герой-шагыйрьнең һәм аның көрәштәшләренең фашист тоткынлыгында һәлак булуларына 70 ел тулуга багышланган митинг булды. Анда Әлмәт районы советының аппарат җитәкчесе Ринат Шәйхатаров катнашты.

Митингка иҗат интеллигенциясе вәкилләре, мәктәп балалары, шагыйрьнең иҗатын сөючеләр җыелган иде. Алар герой-шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар. Митингта шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Муса Җәлил белән янәшә булган татарстанлы ун каһарманга “Россия герое” исеме бирү турында ТР президентына, РФ президентына хат белән мөрәҗәгать итәргә дигән тәкъдим керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International