Мәҗит Салихов “Татнефть” ААҖнең һөнәри осталык конкурсын ачуда катнашты

2014 елның 23 августы, шимбә
Бүген “Татнефть” компаниясенең өйрәнү-тренировка полигонында “Татнефть” ААҖнең традицион һөнәри осталык конкурсы бара. Аны ачуда компаниянең генераль директоры Наил Маганов, Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Конкурс инде 40 елдан артык үткәрелә, ул нефть чыгарудагы эшче белгечлекләренең мәртәбәсен күтәрүгә юнәлдерелә. Бу көнне иң булдыклы эшчеләр һөнәри осталыкларын күрсәтәләр, җиңүче исеме алу өчен ярышалар. Нефтьчеләрнең һөнәри бәйгесе “Луч” телекомпаниясе аша туры эфирда трансляцияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International