“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап23.08.2014

2014 елның 23 августы, шимбә
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау: Хәерле көн! Әйтегез әле, Д зонасындагы Ләлә Садыйкова урамы юл төзү планына кайчан керер икән? Бөтен урамнарга таш түшиләр, кайберләрен асфальтлыйлар, безнеке генә һаман кала. Пычрак вакытта безнең урамнан зур юлга да пычрак эләгә бит, шәһәргә китә.

Җавап:
Быел Әлмәт районына республика программасы буенча юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерүгә бүленгән акча “Дуслык” микрорайонындагы 13 урамга вакташ-ком катнашмасы җәюгә тотылды. Шулай ук “Татнефть” ААҖ ярдәме белән “Дуслык” микрорайонында 8 урамга асфальт җәю күздә тотыла. Бүленгән лимитлар чикле булу аркасында быел Садыйкова урамында юл түшәмәсен ремонтлау мөмкинлеге юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International