Мәҗит Салихов ветераннар активы белән очрашты

2014 елның 23 августы, шимбә
22 августта Яшьләр үзәгендә ӘМР ветераннар советының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнүгә багышланган киңәйтелгән пленумы булды. Анда район башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖнең профком рәисе Гомәр Яруллин, президиум әгъзалары, ветераннар оешмаларының рәисләре катнашты.

Доклад белән ветераннар советы рәисенең беренче урынбасары Анатолий Никифоркин чыкты.

Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү комиссиясе рәисе Вахит Гыйззәтуллин үткәрелә һәм планлаштырыла торган чаралар турында тәфсилләп бәян итте.

Пленумда катнашучыларга, үрнәк формасында, «Татнефть -Энергосервис» идарәче компаниясе ветераннар советының эше турындә мәгълүмат тәкъдим ителде.

Гомәр Яруллин “Татнефть” компаниясендә бер генә ветеранның да игътибардан читтә калмавы турында сөйләде, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы үткәрү өчен 170 миллион сум акча бүләргә карар кылынуын хәбәр итте.

- Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 8 ай гына калып бара, - диде район башлыгы Мәҗит Салихов үзенең чыгышында. – Тантаналарга әзерлек – бик җаваплы бурыч, һәм без бу дата иң югары дәрәҗәдә үтсен өчен барысын да эшләргә тиешбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International